Логотип Идель
Яңалыклар

Мөфти Рамазан аенда Татарстан мөхтәсибәтләрендә халык белән очрашулар уздыра

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның гадәттәгечә Рамазан аенда халык белән очрашулар уздыру өчен республика мөхтәсибәтләренә сәфәрләре башланды.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның гадәттәгечә Рамазан аенда халык белән очрашулар уздыру өчен республика мөхтәсибәтләренә сәфәрләре башланды.

Рамазан аеның 3нче көнендә ул Лаешта булган булса, 4нче көнендә (5нче апрельдә), мөфти Чистай мөхтәсибәтенә эшлекле сәфәр кылды. Ул биредә быел төзекләндерү-ремонт эшләре тәмамланган тарихи “Нур” мәчетендә Чистай шәһәренең актив мөселманнары һәм мәхәллә халкы белән очрашты. Камил хәзрәт барлык җыелган дин кардәшләрне Рамазан ае белән тәбрикләде һәм кыскача вәгазь сөйләде, ураза тотуның шартлары, ураза төрләре һәм дәрәҗәләре, Рамазан аенда Коръән укуның фазыйләтләре турында аңлатып узды.

Алга таба Татарстан мөфтие “Нур” мәчетенә җыелган халыкның үтенеч-тәкъдимнәрен тыңлады һәм дини сорауларына җавап бирде. Иң әүвәл җыелган халык Татарстан мөфтияте тарафыннан алып барылган киңкырлы эшчәнлек өчен рәхмәт сүзләрен җиткереп узды, аеруча “Хозур ТВ” телеканалы тарафыннан алып барылган тапшыруларга югары бәясен бирде һәм белем бирү, мәгърифәт, агарту проектларының дәвамлы булуын теләп калдылар. Сорауларга килгәндә, чистайлылар никах укыту, җомга көнне гает үткәрү, нәфел намазлары, Коръән ашларын укыту тәртипләре буенча мөфтидән җаваплар алды, Казанда төзеләчәк Җәмигъ мәчете белән кызыксынды, Хәнәфи мәзһәбе галимнәре турында сорашты.

Очрашу ахырында Чистай мөхтәсибәте хезмәткәрләре мөфти кулыннан рәхмәт хатлары алды. Камил хәзрәт Сәмигуллин тарафыннан мөселман яшьләре берлеге җитәкчесе Рәмис Шәрәфетдинов, “Чистави” бизнес-клубы җитәкчесе Азиз Фәйзетдинов, Мөслимәләр берлеге җитәкчесе Лиана Шаязданова, мөслимәләр берлеге активисты Айгөл Закирова, “Яшьstories” проекты кураторы Әлфия Сафина, мөхтәсибәт мөгаллимәләре Айсылу Шәрифуллина, Самира Хәбетдинова, “Камалия” үзәге хезмәткәрләре Регина Биктаһирова, Эльмира Кыямованың хезмәтләренә югары бәя бирелде.

Моннан тыш, сәфәр кысаларында мөфти хәзрәт күренекле галим, ишан Мөхәммәтзакир Камалов-Чиставиның каберен зиярәт кылды һәм дога укыды.

Кич белән исә, кояш баегач, хәзрәт 80-нән артык дин кардәшебез катнашында авыз ачу мәҗлесендә катнашты. Әлеге чарада Чистай башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов, Чистай районы башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов белән беррәттән, мөхтәсибәт вәкилләре, имамнар, мөгаллимнәр, аксакаллар, төрле иҗтимагый оешма хезмәткәрләре, мәхәллә халкы катнашты.

Чыганак: ДУМ РТ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев