Логотип Идель
Яңалыклар

Җәмигъ мәчетенең эскиз проектын эшләү буенча конкурста җиңүчеләрне билгеләделәр

Конкурс апрель башында старт алды. Конкурсның икенче этабына 20 команда узды, эшләр тәмамланганнан соң җиңүгә дәгъва кылучылар саны 18 гә кадәр кимеде.

Казанда булачак җәмигъ мәчетенең эскиз проектын эшләү буенча ачык халыкара конкурска йомгак ясадылар. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шәһәр Ратушасында җиңүчеләрнең исемнәрен игълан итте. Озак фикер алышулардан соң жюри әгъзалары көтелмәгән карарга килделәр һәм берьюлы ике проектка – Казан архитекторы, Кол Шәриф мәчете проекты авторы Айвар Саттаров һәм Мәскәүдән «Гинзбург Архитектс» архитектура-реставрация бюросына беренче урын бирделәр.

Конкурс апрель башында старт алды. Конкурсның икенче этабына 20 команда узды, эшләр тәмамланганнан соң җиңүгә дәгъва кылучылар саны 18 гә кадәр кимеде. 10 мең кеше сыйдырышлы җәмигъ мәчетенең проектларын жюри хөкеменә Россия, Мисыр, Төркия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Казахстан һәм Үзбәкстаннан килгән командалар тәкъдим итте. Жюри составына әйдәп баручы архитекторлар, фәнни җәмәгатьчелек, мөселман руханилары, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары вәкилләре керде. Алар арасында Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, Казан Мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева һәм башкалар бар иде.

«Җәмигъ мәчете проектын эшләүдә күп кенә илләрнең вәкилләре катнашты. Конкурста катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәсем килә. Һәр эш уникаль. Миңа сезнең барлык проектлар да ошады, алар бик лаеклы. Без әлегә әзер тышкы күренешләрне алдык, әмма башкарасы эшләр бик күп әле. Сезнең образларны без мәчетләрдә дә, храмнарда да тормышка ашырырга тырышачакбыз», – дип билгеләп үтте Татарстан Президенты. Аның сүзләренә караганда, Казанның яңа җәмигъ мәчете республиканың символларының һәм рухи үзәкләренең берсе булырга тиеш.

Җиңүче проектларның берсенең авторы Айвар Саттаров җәмигъ мәчетен 26 ел элек төзергә хыялланганын һәм әлеге идеянең иртәме-соңмы тормышка ашачагына ышануын җиткерде. Ул үз проектын «Ковчег» дип атаган. Автор фикеренчә, яңа җәмигъ мәчетенең архитектурасы югары фәнни-техник казанышларның заманча чорын чагылдырырга тиеш. Айвар Саттаров мәчет барлык кешеләрне дә үз тирәсенә берләштерер һәм Татарстан башкаласының яңа энҗесе булыр, дип ышана. Ул республика җитәкчелегенә, шулай ук жюри әгъзаларына рәхмәт белдерде.

«Татарстан архитектурасы векторы – ул үсеш. Нәкъ менә шул фактор булачак мәчет концепциясенә йогынты ясады, без заманча проект ясарга тырыштык. Бу җиңү безгә иҗади энергия өсти, аның белән без проектны тормышка ашыра башлаячакбыз», – дип сөйләде «Гинзбург Архитектс» архитектура-реставрация бюросы җитәкчесе Алексей Гинзбург. Заманча архитектура формаларының гадилеге һәм монументальлеге шәһәрнең яңа символының мөһим атрибутлары булып тора, дип саный Алексей Гинзбург. Алар яңа җәмигъ мәчетенә әһәмият бирәчәк һәм бер үк вакытта аны татар архитектурасы традицияләре белән бәйләячәк, татар халкының рухын чагылдырырга мөмкинлек бирәчәк.

«Игелек – Доброта» җәмгыятенең рухи-әхлакый үсешенә ярдәм итү республика фонды башкарма директоры Илнур Рәхимов аңлатканча, конкурс нәтиҗәләре буенча булачак Җәмигъ мәчетенең эскиз вариантлары сайланган. Ике концепция дә проект институты белгечләре тарафыннан эшләнәчәк, алар эскизларның технологик детальләрен, объектның бәясен һәм күләмле чишелешләрне билгеләячәк. «Быел проект гамәлгә ашырыла башлар дип өметләнәбез», – дип хәбәр итте Илнур Рәхимов.

Конкурста шулай ук ике проект – Мәскәү архитектура бюросының «Сретенские архитектурские мастерские» һәм Истанбулның HASSA архитектура бюросы икенче урынны алды. Өченче урын Казанның OSTA студиясе тарафыннан эшләнгән концепциягә бирелде. Моннан тыш, конкурс жюрие Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты студентлары командасына махсус бүләк тапшырды.

«Проектларның һәрберсе үзенчәлекле иде. Казан кебек матур шәһәрдә чыннан да гасырлар буена сакланачак монумент пәйда булырга тиеш. Барлык катнашучыларга да рәхмәт. Безне киләчәктә тагын да зуррак эшләр көтә», – дип ассызыклады тантанада катнашкан РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин.

Конкурста җиңүчеләр 2,5 млн сум приз алачак, икенче урынны яулаучылар – 1 әр млн сум, өченче урын алучылар – 500 мең сум.

Исегезгә төшерәбез, 20 нче майда, Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында, Казансуның уң ярында Җәмигъ мәчете төзелеше башлану уңаеннан истәлек ташы кую тантанасы булды.

Чарада ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров, Татарстан башкаласының баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина һәм башкалар катнашты.

Чыганак: kzn.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев