Логотип Идель
Яңалыклар

“Микулай” фильмы прокатка чыкты - ул Россиядә 150дән артык кинотеатрда күрсәтелә

Продюсер бу фильмда һәр тамашачының үз мәгънәләрен таба алачагын әйтте.

Илшат Рәхимбайның «Микулай» фильмы прокатка чыкты. Ул кичә Россиянең 150дән артык кинотеатрында күрсәтелгән. Казанда рәсми прокатның беренче көне Казан сәүдә үзәкләренең берсендәге кинотеатрда ялтыравыклы зур чара буларак узды.

«Бүген Россиянең 150дән артык кинотеатрында «Микулай» фильмы күрсәтелә. Тамашачы фильм караган 110 минутын бушка үткән вакыт дип санамас дип ышанам», – диде кинорежиссер Илшат Рәхимбай фильм алдыннан.

«Без сезгә комедия күрсәтмибез. Без сезгә дөнья корылышының төп сорауларына кагылышлы җитди фильм күрсәтәбез. Минем янда басып торган егет – Илшат Рәхимбай көчле режиссерлык мускулларына ия», - диде «Микулай» пьесасы авторы Мансур Гыйләҗев премьера алдыннан.

«Никита Михалковның бервакыт әйткәне бар: «Чын режиссер теләсә кайсы актерны бер плитка шоколад хисабына фильмында төшәргә ышандыра ала»,- дигән иде. Бу кеше шуны эшли алды», – диде ул төп рольне Виктор Сухоруков уйнавына ишарәләп.

«Безнең туган Татарстаныбызда көтеп алынган премьера көне килеп җитте. Татарстан – бик күп иҗади энергия тупланган уникаль урын. Биредә күп иҗатчылар яши. Татарстанда алар Мәскәүдән дә күбрәктер әле, аларны күреп алырга һәм ярдәм кулы сузарга гына кирәк», - диде фильмның продюсерларының берсе Диана Сафарова.

«Иҗатчыга ярдәм итеп кенә без мәдәни традицияләрнең, мәдәни тәңгәллегебезнең, мәдәни мирасның саклануына үз өлешебезне кертербез. Мин бу фильмның бер өлешенә әверелүем белән горурланам. Бу фильм кисәкләп җыелуына карамастан, ул күп катламнарга ия», – дип дәвам итте ул.

Илшат Рәхимбай Мәскәүдәге презентация алдыннан «Бөтен матрица законнары буенча фильм булмаска тиеш иде»,- дигән булган. Диана Сафарова аңа каршы килеп: «Бу фильм булырга тиеш иде. Чөнки фильм ышаныч турында. Моңа Илшатның талантына ышану да керә», – диде.

Продюсер бу фильмда һәр тамашачының үз мәгънәләрен таба алачагын әйтте.

Илшат Рәхимбай әлеге фильм хакына Виктор Сухоруковның өч проекттан баш тартуын искә төшерде. Үз тормышының фильмга кадәр һәм фильмнан соң дип бүленүен әйтте. «Төшереп бетергәч тә фильмның икенче тормышы башланды – без аны ничектер сезгә китереп җиткерергә тиеш идек. Бу фильм минеке генә түгел, аның үз язмышы. Иң мөһиме – мин шушы команданы җыя алдым. Мин командадан бик уңдым», - диде режиссер.

Фильм тәмамланганнан соң аны төшергән команда белән, кино белгече Әдилә Хәйбуллина катнашында фикер алышу узды. Чыгыш ясаучылар һәм фильмны хуплаучылар арасында Илшат Рәхимбайның остазларының берсе, кинорежиссер Алексей Барыкин, филология фәннәре кандидаты Резеда Сафиуллина һәм башкалар бар иде.

Фильмның режиссеры һәм продюсеры - Илшат Рәхимбай. Фильм Мансур Гыйләҗевның «Микулай» монопьесасы мотивлары буенча төшерелгән. Төп рольләрне Виктор Сухоруков, Иван Добронравов, Екатерина Агеева һәм Варвара Шмыкова башкара.

Чыганак: Татар-информ

"Микулай" фильмы турында "Идел"дә: https://idel-tat.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев