«Милләтебез хәзинәләре» балалар профильле сменасы узды
Сменаның максаты – Россия Федерациясе төбәкләрендә яшәүче татар балаларын берләштерү, аларда туган телгә, халкыбызның мәдәниятенә, тарихына, гореф-гадәтләренә мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләү.
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе һәм «Идел» яшьләр үзәге 30 май-16 июнь көннәрендә «Волга» Яшьләр үзәгендә «Милләтебез хәзинәләре» балалар профильле сменасын уздырды.
Сменаның максаты – Россия Федерациясе төбәкләрендә яшәүче татар балаларын берләштерү, аларда туган телгә, халкыбызның мәдәниятенә, тарихына, гореф-гадәтләренә мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләү.
Бу елны сменага Татарстан, Башкортстан, Мордовия, Удмуртия Республикаларыннан, Пермь крае, Әстерхан, Волгоград, Иваново, Киров, Мәскәү, Түбән Новгород, Новосибирск, Омск, Оренбург, Пенза, Ростов, Рязань, Самара, Свердловск, Томск, Төмән һәм Ульян өлкәләреннән балалар килде.
Унсигез көн дәвамында балалар өчен татар теле һәм татар халкы тарихы дәресләре, жыр сәнгате, бию, кул эшләре, шәҗәрә төзү, актерлык осталыгы нигезләрен һәм инглиз телен өйрәнү буенча иҗади остаханәләр оештырылды. Смена катнашучылары “Казан Кремле” музей-тыюлыгына экскурсиягә бардылар, Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрында “Кәҗүл читек” спектаклен карадылар. Татар китабы йорты белгечләре каллиграфия буенча лекция һәм мастер-класс үткәрде. Һәр елны уздырылып килүче традицион «Идел кызы», «Идел егете», «Танцпол йолдызы», «Идел моңы» бәйгеләре, спорт ярышлары узды.
Лагерьда үткәрелгән һәрбер чара балаларның сәләтләрен ачуга, туган төбәген яраткан, үзенең тамырларына битараф булмаган, татар телен, гореф-гадәтләрен белгән, ихтирам иткән шәхес тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде. Татарның киләчәге — милли җанлы яшьләр кулында.
«Идел» журналы 16+
Галерея
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев