Миллениум күпере астында җәйге кич: диджей-сетлар, аудиовизуаль тамаша һәм кастомайзерлар ярминкәсе
Ачык һавадагы кичәдә Казанның Holofonote һәм Romashhin электрон музыка башкаручылары чыгыш ясаячак, ә Werk арт-киңлеге резидентлары үзләренең диджей-сетларын уйнаячак.
Шимбә көнне, 2 нче июльдә, Миллениум күпере астындагы мәйдан музыкантларны һәм креатив индустрияләр вәкилләрен берләштерәчәк. Кичәнең программасында – диджей-сетлар, кастомайзерлар ярминкәсе һәм аудиовизуаль тамаша.
Ачык һавадагы кичәдә Казанның Holofonote һәм Romashhin электрон музыка башкаручылары чыгыш ясаячак, ә Werk арт-киңлеге резидентлары үзләренең диджей-сетларын уйнаячак. Чакырылган кунак Ishome тамашачыларга үзенең аудиовизуаль тамашасын тәкъдим итәчәк.
Моннан тыш, мәйданчыкта Казан рәссамнарының эшләреннән күргәзмә оештырылачак, аларны теләгән кешеләр сатып та ала алачак, ә кастомайзерлар ярминкәсендә кичә кунакларының уникаль визуаль образ булдыру һәм үз гардеробы предметларын үзгәртү мөмкинлеге булачак.
Чара 18:00 сәгатьтә башлана һәм төн уртасына кадәр дәвам итәчәк. Керү ирекле, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе матбугат хезмәте.
Чыганак: kzn.ru
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев