«Милли кием» фестивале ничек узды? - фоторепортажны кара!
Кичә, Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көненә багышланган «Милли кием» фестивале булды.
Кабан күле яр буенда оештырылган бәйрәмдә без дә катнаштык - чарага килүчеләргә "Идел" турында сөйләдек. Гадәттә "Печән базары" була торган Мәрҗани урамының бер өлешендә заманча мәдәният һәм дизайн фестивале сәгать кичке тугызга кадәр дәвам итте.
Аннан тыш Республика халкы һәм кунаклары өчен «19-20 гасырлар чигендә татар хатын-кызы дөньясы» һәм «Татар ир-аты дөньясы» экскурсияләре оештырылган иде. Ә «Беседка» иҗат студиясе балалар өчен милли бизәнү әйбере ясау буенча остаханә барды.
ә хәзер фотограф Фирүзә Закирҗанова төшергән фотоларны карап үтик:
(көн башында безнең Алия журнал сатарга әзер иде инде)
(сатып алучылар да шактый булды)
(менә шундый "алкалар" да сатылды)
(Милли киемнән килүчеләр күп иде)
(буыннар очрашты)
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев