Логотип Идель
Яңалыклар

«Милли кием»: үз халкыңның милли костюмыннан кил

Кабан күле буенда 30 нчы августта «Милли кием» чарасы узачак, анда теләгән һәркем үз халкының милли костюмыннан килә ала.

Кабан күле буенда 30 нчы августта «Милли кием» чарасы узачак, анда теләгән һәркем үз халкының милли костюмыннан килә ала.

Аны үткәрү вакытында, 12:00 сәгатьтән 21:00 сәгатькә кадәр, Мәрҗани урамы җәяүлеләр өчен генә ачык булачак.

Программада милли айдентика белән эшләүче дизайнерлар һәм брендлар маркеты; милли аксессуарлар булдыру буенча мастер-класслар; милли киемнәрне киеп мода күрсәтү; ТР Филармония джаз оркестры чыгышы; костюмнар һәм аксессуарларга багышланган экскурсияләр каралган, ә чара режиссер Айдар Җәббаровның «Тукай Казанга кайтты...» авторлык спектакле белән тәмамланачак.

Шулай ук танылган татар эшлеклеләре образларына багышланган «Кием галәме» күргәзмәсе дә ачылачак. Ул Камал театрыннан төшү юлында булачак.

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев