Логотип Идель
Яңалыклар

Милли китапханә ике телдә аралаша торган Telegram-ботны эшләтеп җибәрде

Китапханә» чат-боты аша алган китапны тоту вакытын озайтуны сорарга, кирәкле китапның китапханәдә булу-булмавын белешергә, алынган китапны кайтару вакыты турында искәртү вакытын көйләргә мөмкин

Милли китапханә татар һәм рус телләрендә эшли торган чат-бот – республикада беренче шундый ярдәмче сервис белән таныштыра.

"Китапханә" чат-боты аша алган китапны тоту вакытын озайтуны сорарга, кирәкле китапның китапханәдә булу-булмавын белешергә, алынган китапны кайтару вакыты турында искәртү вакытын көйләргә мөмкин. Бот иң күп яңгырый торган сорауларга җавап бирүгә дә көйләнгән: китапны куллану шартлары, укучы билеты алу тәртибе, китапханә һәм MOÑ театр мәйданчыгында үткәрелгән чаралар турында җаваплар бирә.

Telegram-ботны эшләтеп җибәрү өчен https://t.me/Kitaphane_bot сылтамасы белән керергә кирәк.

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев