Логотип Идель
Яңалыклар

Милли китапханәдә француз киносы фестивале узачак

Татарстанның Милли китапханәсендә француз киносы фестивале узачак. 18-нче декабрьдән 20-нче декабрьгә кадәр Казан халкы бушлай кино карый алачак.

Татарстанның Милли китапханәсендә француз киносы фестивале узачак. 18-нче декабрьдән 20-нче декабрьгә кадәр Казан халкы бушлай кино карый алачак. Бу хакта  ТР Милли китапханәсенең Instagram битендә хәбәр ителә.

Шулай итеп, 18-нче декабрьдә «Настоящий парень» комедия драмасын күрсәтү булачак, сеанс 17:00 сәгатьтә башлана. 19-нчы декабрь көнне 17:00 сәгатьтә «Дамьен хочет изменить мир» комедиясен карарга мөмкин, ә 20-нче декабрь көнне 19:00 сәгатьтә – «Человек из Рио» авантюр комедиясен карарга була.

Фестиваль француз телен һәм мәдәниятен өйрәнү үзәгенең 15 еллыгына багышланган. Килү өчен алдан теркәлү таләп ителә.

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев