Милли китапханәдә инглиз теле буенча бушлай мастер-класслар узачак
Катнашучыларны әлеге телдә сөйләшүче белән сөйләм практикасы да көтә.
Декабрь аенда Татарстанның Милли китапханәсендә инглиз теле буенча бушлай мастер-класслар узачак. «Карарларны ничек тиз һәм эффектив кабул итәргә?» дигән дәресләр 18 нче декабрьдә 16:00 сәгатьтә башлана. Анда тема буенча лексика турында фикер алышачаклар һәм кейсларны анализлаячаклар. Катнашучыларны әлеге телдә сөйләшүче белән сөйләм практикасы да көтә.
Бәйрәмнәр һәм бүләкләр темасына багышланган мастер-класс 25 нче декабрьдә узачак. Укучылар яңа лексика һәм сүзтезмәләр өйрәнәчәк, дискуссияләрдә һәм интерактивларда катнашачак, шулай ук яңа ел фаразлары белән танышачак. Мастер-класс 16:00 сәгатьтә башлана.
Очрашулар Пушкин ур., 86 адресы буенча узачак. Катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк, дип хәбәр итә ТР Милли китапханәсе матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев