Милли китапханәдә казанлыларга квант дөньясы турында сөйләячәкләр
Татарстан Милли китапханәсендә Казан халкы өчен «Безнең квант дөньясы» дигән фәнни-популяр лекция укыячаклар. Тыңлаучылар алдында физик, МДУ профессоры Алексей Рубцов чыгыш ясаячак.
3 нче сентябрьдә Татарстан Милли китапханәсендә Казан халкы өчен «Безнең квант дөньясы» дигән фәнни-популяр лекция укыячаклар. Тыңлаучылар алдында физик, МДУ профессоры Алексей Рубцов чыгыш ясаячак.
Чарада килүчеләргә квант теориясенең һәм квант технологияләренең төп концепцияләре турында сөйләячәкләр. Тыңлаучыларны дулкын функциясенең коллапсы һәм квант буталчыклыгы төшенчәсе белән таныштырачаклар, «дулкын-кисәкчә» дуализмы һәм Шредингер мәчесе эксперименты аңлатылачак. Шулай ук лекциядә катнашучылар ни өчен әлегә кадәр квант компьютеры төзелмәгәнен беләчәкләр.
Лекциядә катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк. 16:00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр иттеләр ТР Милли китапханәсе матбугат хезмәтендә.
Чыганак: kzn.ru
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев