Логотип Идель
Яңалыклар

Милли китапханәдә Зуля Камалова концерты

6 май Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә Зуля Камалованың Камал театрында узган концерты видеоязмасының трансляциясе узачак.

6 май Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә Зуля Камалованың Камал театрында узган концерты видеоязмасының трансляциясе узачак. Башлана 17:00 сәгатьтә, теркәлү бушлай. 

2019 елның 23 декаберендә Камал театры сәхнәсендә Зуля Камалова шушы проект өчен махсус берләшкән музыкантларның уникаль составы белән соло концерты куйды. Татарстанның атказанган артисткасы белән бер сәхнәдә саундпродюсер Михиль Холландерс (Арта, Греция), мультиинструменталчы Геннадий Лаврентьев (Мәскәү), электрон һәм этно-музыкант Марат Фәйзуллин (Уфа), аккордеонист Андрей Сидоров (Яшел Үзән) һәм барабанчы Андрей Казанцев (Казан) уйнады. Шулай ук кичнең махсус кунаклары буларак шагыйрә Йолдыз Миңнуллина һәм татар инди-сәхнәсенең йолдызлары: Сәидә Мөхәммәтҗанова, Оскар Юнусов һәм Рәдиф Кашапов та чыгыш ясады. 

Чарада  «Алты көн ярату» альбомына кергән һәм Йолдыз Миңнуллина шигырьләренә язылган җырлар яңгырады, гомумән, Зуля Камалованың репертуарында аеруча тамашачы мәхәббәтенә ия булган композицияләр дә читтә калмады. 

6 май концертның видеоязмасын Милли китапханәнең Конференц-залында — зур экранда һәм тулы яңгырашта ишетеп һәм күреп булачак. 

Теркәлү бушлай: https://yummy-music.timepad.ru/event/2024669/ 
Концерт шулай ук ВКонтакте челтәрендә туры эфирда барачак: https://vk.com/video-27181515_456239250

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев