Логотип Идель
Яңалыклар

Милли музейда Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре»нең оригиналы чыгарылды

15 февральТатарстан Республикасы Милли музеенда бөек шагыйрь — Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре»нең оригиналы чыгарылды.

 

«Ел саен 2 тапкыр Муса Җәлилне искә алуны чаралар дип кенә әйтеп булмый, чөнки ул гадәт. Безнең өчен үз гомерен биргән кешеләрне искә алу көне» — дип сәламләде Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин. 

ТР Милли музее генераль директоры Алиса Вяткина үзенең чыгышында «Без — кыйммәтле реликвиянең саклаучысы. Бурычыбыз — халыкның бөек улы хакында, аның шигырьләре турында сөйләү. Бөек Ватан сугышының куркыныч көннәре артта калган саен әлеге традицияләрне саклап калу мөһим. Мин 50-100 ел үткәннән соң да Татарстан Республикасы музее Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре» чыгарылачагына ышанам» — дип ассызыклап үтте. 

Музейның яңа традициясе буенча кыйммәтле экспонатны музей заллары буйлап хөрмәтле кунак алып бара. Быел әлеге вазифаны Россия Герое, өлкән лейтенант Рәсим Баксиков - легендар Т – 80 «Алеша» танкы экипажы әгъзасы башкарды.

«Моабит дәфтәрләре»нең төп нөсхәсе музей фондларында саклана һәм шагыйрьнең туган көнендә генә аннан чыгарыла. 15 февраль көнне аларны музейга килүчеләрнең һәрберсе күрә ала.

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев