Логотип Идель
Яңалыклар

Милли музейда «Риваять» төрки-татар этно-төркеменең иҗат кичәсе узачак

Татарстан Республикасы Милли музеенда «Музыкаль пәнҗешәмбе» циклы кысаларында «Риваять» төрки-татар этно-төркеменең сәнгать җитәкчесе Руслан Габитов кунакта булачак.

Чара 13 июльдә 18.00 сәгатьтә булачак һәм ул Татарстан Республикасында игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында үткәрелә.
Руслан Габитов 11 ел дәвамында аутентик фольклорны өйрәнә һәм җыя: җырлар, риваятьләр, йолалар, шулай ук борынгы халык уен кораллары. «Риваять» этно-төркеме кыйммәтле халык мирасына яңа сулыш бирә, аның белән хәзерге тыңлаучыны һәм тамашачыны таныштыра.

Руслан Габитов чыгышларында фольклор һәм сәнгатьнең төрле юнәлешләре тәкъдим ителә: җырлар, биюләр, телдән фольклор (татар риваятьләре һәм легендалары, шул исәптән борынгы төрки музыка кораллары турында), инструменталь композицияләр яңгырый; шулай ук бу концертларда кыска курай, тел-курай, көпшә-курай, домбра, камыл, сорнай, кубыз кебек күп кенә борынгы халык уен коралларының яңгырашын ишетергә мөмкин.
Руслан Габитов «Риваять» этно-төркеме белән бергә тамашачыларда татар милли мәдәнияте чыганакларына карата җәмәгатьчелек кызыксынуын үстерергә һәм тәрбияләргә булышлык итә һәм Идел буе халыкларының күптөрле мәдәни мирасын саклауга ярдәм итә.

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев