Логотип Идель
Яңалыклар

Милли музейда – рус күргәзмәсе

Татарстан Республикасы Милли музеенда бүген, славян язуы көне уңаеннан, “Халыкта матурлык яши: рус декоратив-гамәли иҗаты» күргәзмәсе ачылды. Чара Татарстан Республикасының Рус милли-мәдәни берләшмәсе, Казан шәһәре музей комплексының рус фольклоры үзәге белән берлектә оештырылган иде.

Татарстан Республикасы Милли музеенда бүген, славян язуы көне уңаеннан,  “Халыкта матурлык яши: рус декоратив-гамәли иҗаты» күргәзмәсе ачылды. Чара Татарстан Республикасының Рус милли-мәдәни берләшмәсе, Казан шәһәре музей комплексының рус фольклоры үзәге белән берлектә оештырылган иде. 
Күргәзмәне ачу тантанасына килүчеләрне Милли музей директоры урынбасары Светлана Измайлова, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Илдар Гыйльметдинов һ.б. рәсми затлар котлады.


Күргәзмәдә рус язуы һәйкәлләреннән тыш, рус декоратив-гамәли сәнгате әсәрләрен: чигүле костюмнар, баш киемнәре, сөлгеләр, көнкүрештәге металл һәм агач җиһазлар, зәркән һәм келәмнәр карарга була. Шулай ук Палех, Федоскино, Гжель, Хохлома ысуллары белән эшләнгән декоратив-гамәли сәнгать үрнәкләре һәм Тула самавырлары тәкъдим ителә. Милли музей фондлары рәсемнәрендә Идел буеның рус авылларында яшәүчеләрне һәм XIX гасыр азагы-XX гасыр башы рус халык һөнәрчелеге эшләнмәләрен күрергә мөмкин.
Күргәзмәнең бер бүлеге – «Рус халык уенчыгы» XII төбәкара конкурсында катнашучылар эшләре. 100дән артык экспонат – балчыктан уенчыклар, мамык, агач, табигый материаллар, тукыма кисәкләреннән эшләнмәләр, текстиль курчаклар – 6 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар ясаган. Конкурсны рус фольклоры үзәге 2008 елдан бирле үткәрә, бүген күргәзмә ачылышында җиңүчеләр бүләкләнде.


Тантанага кадәр һәм тантанадан соң Милли музейда фольклор коллективлары чыгыш ясады. Күргәзмә территориясендә традицион һөнәрчелек буенча мастер-класслар эшли: туку станында тукыма туку; пута туку; сәйләннән үрү; традицион курчаклар; кәшәкәле үрү; чүлмәк ясау осталыгы. 
Тантанада катнашучылар өчен күргәзмә буенча экскурсия үткәрелде.

Фотолар: ТР Милли музее.

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев