МИЛЛИ МУЗЕЙДА ЯШЬЛӘРГӘ ПАСПОРТ ТАПШЫРЫЛАЧАК
20 ноябрьдә 14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музеенда «Мин-Россия гражданины! Мин-Татарстан баласы!» акциясе - Казанның 14 яше тулган яшь гражданнарына паспорт тапшыру тантанасы оештырылачак.
20 ноябрьдә 14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музеенда «Мин-Россия гражданины! Мин-Татарстан баласы!» акциясе - Казанның 14 яше тулган яшь гражданнарына паспорт тапшыру тантанасы оештырылачак.
Үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүгә юнәлдерелгән Акция укучыларны туган як тарихы белән таныштыра, балаларда актив гражданлык позициясе кыймәтләренә нигезләнгән узаң формалаштыра, Россия дәүләте символикасы – герб, флаг, гимнга карата ихтирамлы һәм сакчыл караш тәрбияли, дип хәбәр итә Милли музейның матбугат үзәге.
Яшь гражданнар илнең төп гражданины документын Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасы Милли музееның фәнни реконструкция бүлеге мөдире Владислав Хабаров кулыннан алачак. Владислав Вениамин улы белән аралашу, һичшиксез, яшь гражданнар өчен әһәмиятле һәм файдалы булачак, аларның гражданлык позициясен формалаштыруда, яшь буында патриотик хисләрне үстерүдә уңай чагылыш табачак. Әлеге тантана барлык кунаклар, бигрәк тә яшүсмерләр өчен тормышларында мөһим вакыйга булып истә калачак, ди чараны оештыручылар.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев