МИЛЛИ МУЗЕЙНЫҢ ГЕНЕРАЛЬ ДИРЕКТОРЫ ЭШЕННӘН КИТТЕ
Ул әлеге вазыйфаны 14 ел буе башкарган.
Татарстан Республикасы Милли музееның генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова эштән китүе турында белдерде. Бу хакта ул үзенең социаль челтәрдәге битендә язган.
«Татарстан Республикасы Милли музеенда хезмәт итү вакытым тәмамланды. Моннан 36 ел элек мин Горький әдәби музее филиалына кече фәнни хезмәткәр булып эшкә килдем, 14 ел элек мин Татарстан Республикасы Милли музее булган дөньядагы иң яхшы музейның генераль директоры булдым», — ди Гөлчәчәк Нәҗипова.
«Киң масштаблы проектлар эшләгәндә ярдәм иткән һәм яңаларына рухландырган һәркемгә зур рәхмәт. Музейның якты киләчәге булыр дип ышанам», дип язган Гөлчәчәк Нәҗипова.
Гөлчәчәк Нәҗипова ТАССРның Минзәлә районы Тойгуҗа авылында туа, Казан дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлый, аннары шул ук югары уку йортында аспирантурада укый. Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев