Милли ризык, киемнәр, күргәзмәләр: Казан Кремле мохитен үзгәртәләр
Милли ризык, киемнәр, күргәзмәләр. Казан Кирмәне музей-тыюлыгын кунаклар өчен тагын да ачыграк итәргә телиләр. Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Казан Кирмәне территориясен төзекләндерүгә бәйле кайбер мәгълүмат белән бүлеште. – Президент бу киңлекне мөмкин кадәр ачык итеп күрә. Биредә милли аш-су, татар костюмнары, музей күргәзмәләре белән танышырга мөмкин булачак. Бу Татарстан тарихы турында күбрәк белергә теләгән кешеләр өчен киңлеккә әвереләчәк. Моннан тыш, журналистлар белән эшләү өчен аерым брифинг-зал оештыру да күздә тотыла, – дип сөйләде ул. Аның сүзләренчә, Казан Кирмәне территориясендә төзелеш инде бара. Бу озак вакытны алачак дип искәртәләр.
Милли ризык, киемнәр, күргәзмәләр. Казан Кирмәне музей-тыюлыгын кунаклар өчен тагын да ачыграк итәргә телиләр. Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Казан Кирмәне территориясен төзекләндерүгә бәйле кайбер мәгълүмат белән бүлеште.
– Президент бу киңлекне мөмкин кадәр ачык итеп күрә. Биредә милли аш-су, татар костюмнары, музей күргәзмәләре белән танышырга мөмкин булачак. Бу Татарстан тарихы турында күбрәк белергә теләгән кешеләр өчен киңлеккә әвереләчәк. Моннан тыш, журналистлар белән эшләү өчен аерым брифинг-зал оештыру да күздә тотыла, – дип сөйләде ул. Аның сүзләренчә, Казан Кирмәне территориясендә төзелеш инде бара. Бу озак вакытны алачак дип искәртәләр.
Чыганак: Ватаным Татарстан
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев