Логотип Идель
Яңалыклар

Милли яңарышка юл күрсәтүчеләр

ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты «Җыен» фонды белән берлектә «Шәхесләребез» сериясендә чыккан «Гали Чокрый», «Мәҗит Гафури» һәм «Рухи мирас: эзләнүләр һәм табышлар» сериясеннән Гали Рәхим һәм Галимҗан Шәрәфкә багышланган китапларны тәкъдим итүгә багышланган «Милли яңарышка юл күрсәтүчеләр» дип аталган Түгәрәк өстәл үткәрә.

Бүген, 2023 елның 21 февралендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Кече залында ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты «Җыен» фонды белән берлектә «Шәхесләребез» сериясендә чыккан «Гали Чокрый», «Мәҗит Гафури» һәм «Рухи мирас: эзләнүләр һәм табышлар» сериясеннән Гали Рәхим һәм Галимҗан Шәрәфкә багышланган китапларны тәкъдим итүгә багышланган «Милли яңарышка юл күрсәтүчеләр» дип аталган Түгәрәк өстәл үткәрә.

Татар халкы танылган шәхесләргә бай, аларның мирасын өйрәнү, халкыбызга җиткерү җитди бурыч булып тора. Тәкъдим ителә торган китаплар әнә шул максатка хезмәт итә. XIX йөзнең икенче яртысында яшәп иҗат иткән Гали Чокрый мәгърифәтче әдип, рухани буларак киң танылу ала. Әсәрләре үз вакытында киң таралып, татар һәм башкорт халыкларының рухи мирасын тәшкил итә. Әдипнең тормышы, иҗаты бүген кызыксыну уята, анда үз чоры тормышы аша вакытлар үгү белән искерми торган кыйммәтләр, яшәеш фәлсәфәсе чагылыш таба.

Мәҗит Гафури, XX йөз башында әдәби иҗатка килеп, татар әдәбиятының яңарышын тәэмин итүчеләрнең берсе булып таныла. Аның иҗаты халыкчанлыгы, тормышның төрле якларын бай сурәт-алымнарда тасвирлавы белән аерылып тора. 1920-30 елларда Башкортстанда яшәү дәверендә әдип башкорт телен, әдәбиятын, театр сәнгатен оештыруда актив катнаша.

Татар халкының каршылыклы тарихында әдип, журналист, тарихчы Гали Рәхим һәм җәмәгать, сәясәт эшлеклесе, тел белгече Галимҗан Шәрәф лаеклы урын алып тора. Яңа совет дәүләте шартларында татар халкының телен, әдәбиятын, тарихын, гомумән, мәдәниятен үстерүгә зур көч куйган әлеге шәхесләр, кызганыч ки, нахакка репрессиягә эләгә, хмираслары халыктан читләштерелә. Бары XX гасыр ахырында алар белән киң планда танышу һәм өйрәнү мөмкинлеге туа.

Әдәби чарада Гали Чокрый һәм Мәҗит Гафуриның Башкортстандагы музейлары белән бәйләнешкә керү күздә тотыла.

Түгәрәк өстәлгә фәнни хезмәткәрләр, югары уку йортлары укытучылары, әдәби җәмәгатьчелек һәм журналистлар чакырыла.

Татар әдәбияты һәм мәдәнияте буенча ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан әзерләнеп нәшер ителгән китаплар белән танышу мөмкинлеге була.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев