Логотип Идель
Яңалыклар

Миләүшә Хәйруллина – «Партитура» яшь композиторлар бәйгесе җиңүчесе!

Мәскәү консерваториясенең Зур залында яңгыраган “Кави-Сәрвәр” операсы иң яхшысы дип табылган.

Композитор Миләүшә Хәйруллина II Бөтенроссия «Партитура» яшь композиторлар бәйгесенең “Опера музыкасы” номинациясендә җиңү яулады. Мәскәү консерваториясенең Зур залында яңгыраган “Кави-Сәрвәр” операсы (либретто авторы – Айдар Әхмәдиев, башкаручылар – Артур һәм Эльза Исламовлар) иң яхшысы дип табылган. Бәйгегә Россиянең 63 регионыннан барлыгы 800дән артык гариза килгән булган.

Миләүшә Хәйруллина: “Композиторлар конкурсы булгач, игътибар композиторларга бирелә, әмма мин Айдар турында әйтми кала алмыйм, чөнки бу зур тырышлык таләп иткән уртак хезмәт. Шулай ук операны конкурста иң югары дәрәҗәдә тәкъдим иткән талантлы Артур һәм Эльза Исламовларның да роле зур. Алар берсүзсез катнашырга ризалык бирделәр, бөтен көчләрен, тырышлыкларын куеп әзерләнделәр һәм лаеклы дәрәҗәдә башкарып чыктылар. Конкурста җиңүне шәхси җиңүем буларак кабул итмәдем. Юк, мин һичничек тә үзем язган музыканы түбән дәрәҗәгә куймыйм, киресенчә мине иң нык шатландырган факт - Россиянең нәкъ үзәгендә урнашкан, кул сузымында гына Кремль булган, барлык музыкантлар өчен бик кадерле консерватория сәхнәсендә шундый зур гала-концертны йомгаклап, татар теленең яңгыравы булды. Алып баручылар Кави Нәҗми, аның язмышы хакында сөйләде. Бу тарих әле башланып кына киткән чагында мин аның «татарча бельканто» буларак яңгыравын теләгән идем. «Итальянча бельканто» дигән төшенчә бар, ул бик нәфис җырлау манерасы. Итальян теле аһәңле, көйләргә җайлы тел, шуңа ул моны эшләргә мөкинлек бирә. Айдарга бик кыенга туры килде, һәр авазны, һәр хәрефне озаклап сайлап иҗат итте ул. Иң сөендергәне - теләгем чынга ашты, бу чынлап та "татарча бельканто"! Һәм ул музыканы иң югары дәрәҗәдә башкарырга мөмкинлек бирде. Тулы залда утырган һәр тамашачы музыка аша безнең ни турыда әйтергә теләгәнебезне аңлады. Минем өчен бу – иң зур уңыш. Хәзерге вакытта иҗат өлкәсендәге иң төп теләгем - аны кадерле Казан тамашачысына ишеттерү, чөнки бу опера нәкъ менә татар сәнгатен баету, аны тагын да тулыландыру өчен иҗат ителде”.

"Партитура" яшь композиторлар бәйгесе ел саен "Новые  классики" халыкара композиторлар фонды тарафыннан Президент грантлары фонды ярдәмендә оештырыла. Бәйгенең партнерлары - Мәскәү консерваториясе һәм Россия Композиторлар берлеге.

Чыганак:“Калеб” яңа буын җыены

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев