Яңалыклар
«Мин татарча сөйләшәм» фестиваленең хедлайнеры танылган блогер Arslan булачак
26 апрель көнне 16:00 сәгатьтә Казанда «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе нәтиҗәләрен игълан итү һәм чараның гала-концерты узачак.
Быел чара берничә юнәлешне берләштерә: «Kazan Quest» квест-уены, «Тяжело с татарским» антипремиясен тапшыру, Татар теле Рәисен сайлау, шигъри перфоманс, җанлы татар музыкасы бәйгесе һәм гала-концерт.
Яшь бәйсез башкаручыларга багышланган концертта Gauga, qaynar, ОММАЖ, Enaecash, Yatmas Dusai, АлияНур һәм башкалар чыгыш ясаячак. Фестивальнең хедлайнеры — автор-башкаручы, танылган блогер Arslan, дип хәбәр ителә "Вконтакте"дагы "Мин татарча сөйләшәм" төркемендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев