Логотип Идель
Яңалыклар

«Мин татарча сөйләшәм» сәхнәсендә чыгыш ясарга теләүчеләр өчен бәйге!

Бәйгедә җиңгән 3 катнашучыны 26 апрель Бауман урамында чыгыш ясарга чакырачаклар.

26 апрель көнне «Мин татарча сөйләшәм!» сәхнәсендә чыгыш ясарга теләсәң, яңа җанлы музыка бәйгесендә катнашырга вакыт җитте!

Үзең иҗат иткән җырны тере уен коралларына, минуска яки а-капелла башкарып, видеога төшерергә кирәк. Профессиональ камера яки телефон камерасы — аерма юк. Башкаручылар саны — чикләнмәгән. Җырның сүзләрен татар классик шагыйрьләре иҗатыннан алу рөхсәт ителә (һәм хуплана!). Язмада тулы бер җыр булырга тиеш, өзекләр кабул ителми. Клиплар шулай ук бәйгедә катнашмый.

Бәйгедә катнашу тәртибе:
- Видеоны интернетка йөкләргә һәм түбәндәге гаризаны тутырырга: https://docs.google.com/forms/d/e/1FAIpQLSczfbr0xSkYr..
- «ВКонтакте»дагы сәхифәңдә әлеге пост белән бүлешергә (репост).

Гаризалар 9 апрель 21:00 гә кадәр кабул ителә. 10-16 апрель "Мин татарча сөйләшәм" ВК төркемендә иң яхшы башкаручыга тавыш бирү булачак. Бәйгедә җиңгән 3 катнашучыны 26 апрель Бауман урамында чыгыш ясарга чакырачаклар. Беренче урынны халык сайлый, икенче, өченче урыннарны — оештыручылар.

Җиңүчеләр үз чыгышларын кураторалар — Gauga, Оммаж һәм qaynar төркемнәре белән бергә әзерлиячәк һәм «Мин татарча сөйләшәм!» сәхнәсендә чыгыш ясаячак. Бер атна дәвамында аранжировка өстендә эшләргә, репетицияләргә йөрергә һәм тере яңгырашта чыгыш ясарга әзер булыгыз.

Иң шәп хәбәр — 3 җиңүче өчен «Түбәтәй» рестораннар челтәре фатирник оештырачак. Ә бәйгедә беренче урын алган музыкантка «Түбәтәй» 5000 сумга сертификат бүләк итәчәк.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев