Логотип Идель
Яңалыклар

MINGAZOV төркеме таркаламы? - (Ильяс Минһаҗев җавап бирде)

Кичә социаль челтәрдә шундый хәбәр таралды. Без MINGAZOV төркеменең солисты Ильяс Минһаҗев белән сөйләштек.

- MINGAZOV  татар кавер-төркеменә биш ел була. Без моңа кадәр продюсер Роман Тушев белән эшләдек. 2023 нче ел төркемебез өчен җиңел булмады һәм менә белгәнегезчә, кайбер үзгәрешләр дә кертелде. 

- Димәк, сез продюсердан башка эшли башлыйсыз?

- Әйе. Безнең саунд-продюсер Юрий Федоров та бар. Аның белән эшебез дәвам итәчәк.

- Нигә шундый карарга килдегез?

- Минем хәзер кемне дә булса гаепләп сөйлисем килми. Бу четерекле мәсьәлә...Иң мөһиме - төркемнән беркем дә китмәячәк. Ягъни, без концертларда, мәҗлесләрдә чыгыш ясауны дәвам итәбез. Әле киләчәктә үзебезнең җырларны чыгарырга ният бар. Шунысын әйтергә кирәк, киләсе елның 13 февралендә, туган көнебез уңаеннан, сольный концертыбыз була. Барлык тамашачыларны шунда чакырып калабыз. "MINGAZOV төркеме таркала" дигән имеш-мимешләр дөрес түгел.

MINGAZOV  төркеме эстрада дөньясында 2018 елда барлыкка килде. Бу – Россиянең беренче татар кавер-төркеме. Егетләр татар халкының легендар ретро-җырларына, хитларына яңа сулыш өреп, аларга авторлы аранҗировка ясап чыгыш ясыйлар.

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев