МИНЗӘЛӘ ТЕАТРЫНДА ПРЕМЬЕРА
С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры бу елда республикада беренчеләрдән булып “Бердәм Россия” партиясенең “Кече Ватан мәдәнияте”- “Кече шәһәрләр театрлары” федераль программасы кысаларында А.С.Пушкинның “Кечкенә трагедияләр” әсәре буенча куелган “Хәтәр мәҗлес” драмасының премьерасын тамашачы хөкеменә тәкъдим итте.

1830 елда А.С. Пушкин дүрт пьесадан торган цикл яза, ул аны"Кечкенә трагедияләр"дип атый. Шагыйрь Болдинода сөргенлектә, тирә-юньдә холера котыра – нигә әле нәкъ менә 2022 елда бу текстларга әйләнеп кайтмаска?
Сәнгать әсәрләре рәссамның җанын дулкынландырган сораулардан туа. Гадәти дөнья кинәт үзгәрә башлагач, ирексездән, минем иҗатым кемгә дә булса кирәк микән, дип уйлана башлыйсың. Кечкенә генә вирус аркасында миллионлаган тормышның асты өскә килгән вакытта нәрсә ул театр, музыка, поэзия дигән сорау туа. Ахырзаман инде килеп җитте, әмма син исән, син яшисең, һәм бу "Чир вакытындагы хәтәр мәҗлес”.
Спектакль без яшәгән заманны, һәр кеше һәм һәр рәссам үзенә сораулар бирә торган чорны тасвирлый.
Әсәрне сәхнәгә Мәскәүдән чакырылган режиссер - Тимур Шәрәфетдинов куйды.
Текстны татарчага шагыйрә Йолдыз Миңнуллина тәрҗемә итте.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев