"МИР" БЕЛӘН ТРАНСПОРТТА ЙӨРҮ ДӘ АРЗАНРАК
Арзанрак бәядән трамвайда, троллейбуста һәм автобуста йөрергә мөмкин булачак.
1 сентябрьдән Казанның җир өсте җәмәгать транспортында йөрү теләсә кайсы банкның "Мир" картасы белән түләгәндә 6 сумга арзанрак булачак. Акция 2021 елның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк.
Арзанрак бәядән трамвайда, троллейбуста һәм автобуста йөрергә мөмкин булачак. Ташламалар алу өчен терминалга "Мир" контактсыз картасын кую җитә. Юл бәясе шунда ук минус 6 сум күләмендә алыначак.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, акция башка шәһәрләрдә дә уза. Әйтик, Мәскәүдә "Мир" картасы белән йөрү бәясе 10-20 сумга арзанрак булачак, Мәскәү өлкәсендә ташлама 10 сум тәшкил итәчәк, Мурманск өлкәсендә дә, Казандагы кебек үк, - 6 сум, Владимир өлкәсендә - 4 сум.
Казанлыларның 35 проценты инде йөрү өчен банк карталары белән түли, тагын 50 процент транспорт карталарыннан файдалана.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев