«Мирас» Халыкара татар мәдәнияте бәйгесенә гаризалар кабул ителә
«Әйдәгез, безнең, татарларның, күп булуын, аларның илебезнең төрле почмакларында яшәвен күрсәтик әле. Бары тик уртак тырышлык белән генә телебез һәм мәдәниятебезнең сакланып калуына ярдәм итә алачакбыз».
10 мартта IV «Мирас» Халыкара татар мәдәнияте фестиваль-бәйгесенә гаризалар кабул ителә башлады. Конкурс 28-30 апрельдә Самара шәһәрендә узачак. Бу хакта «Самар татарлары» сайтына сылтама белән “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
Фестиваль-бәйгедә катнашучылар вокал, нәфис сүз, хореография, музыкаль инструменталь башкару һәм декоратив-гамәли иҗат номинацияләрендә көч сынашачак.
Барлык чыгышлар да татар телендә булырга, музыка коралында уйнаучылар төрле характердагы ике әсәр (берсе – татар композиторыныкы, икенчесе – үзең сайлаган) башкарырга тиеш. Фестиваль вакытында оештыручылар хисабына фото- һәм видеосессия үткәрелә.
«Әйдәгез, безнең, татарларның, күп булуын, аларның илебезнең төрле почмакларында яшәвен күрсәтик әле. Бары тик уртак тырышлык белән генә телебез һәм мәдәниятебезнең сакланып калуына ярдәм итә алачакбыз. Бәйгедә катнашуыгызны сорыйбыз!» - диелә хәбәрдә.
Тулырак мәгълүмат “Самар татарлары” сайтында
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев