Логотип Идель
Яңалыклар

Мәктәп укучылары өчен Фән һәм сәнгать фестивале

"Гыйлем" үзәге, Татар китабы йорты һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты татар мәктәпләренең 5-10 нчы сыйныф укучыларын Һарун Таҗиев исемендәге онлайн Фән һәм сәнгать фестиваленә чакыра.

Татар телендә фән һәм белем, дөньяны үзгәртеп кору, яңа иҗади алымнар, киң масштаблы проектлар турында сөйләшәчәкбез, дип хәбәр итә оештыручылар вәкиле Айдар Шәйхин социаль челтәрдәге аккаунтында.

Мәктәп укучыларының чыгышлары 10 майга кадәр кабул ителә. Юнәлешләр чикләнмәгән: социаль проектлар, фәнни чыгышлар, иҗади эзләнүләр, IT-проектлар да, башка кызыклы идеяләр дә экспертлар тарафыннан тыңланачак.

Теркәлү өчен сылтама - монда.

Тулырак

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев