Логотип Идель
Яңалыклар

Мәктәп укучыларының белемнәрен тикшерәчәкләр

11 сыйныфлар өчен Бөтенроссия тикшерү эшләре 1 марттан 25 мартка кадәр узачак, калган сыйныфлар өчен - 15 марттан 20 майга кадәр.

2022 елда Бөтенроссия тикшерү эшләрен 38 мең мәктәптән 7 миллионга якын укучы язачак, дип хәбәр итә Рособрнадзор матбугат хезмәте.

Россия мәктәпләрендә 1 мартта Бөтенроссия тикшерү эшләре башлана.

11 сыйныфлар өчен Бөтенроссия тикшерү эшләре 1 марттан 25 мартка кадәр узачак, калган сыйныфлар өчен - 15 марттан 20 майга кадәр. Һәр мәктәп аерым сыйныф һәм предметтан тикшерү уздыруның конкрет датасын мөстәкыйль билгели. Тикшерү эшләре вариантлары һәр мәктәп өчен ВПР биремнәре банкыннан индивидуаль рәвештә формалаша, дип хәбәр итә матбугат хезмәте.

Унберенче сыйныф укучылары өчен тикшерү эшләре тарих, биология, география, физика, химия һәм чит телләр буенча узачак.

"Алар мәктәп карары буенча уздырыла һәм беренче чиратта, әлеге предметларны БДИ тапшыру өчен сайламаган чыгарылыш сыйныф укучылары өчен билгеләнгән. География буенча ВПР 11 яки 10 сыйныф укучылары өчен үзләренең уку планына карап үткәрелә ала", - диелә хәбәрдә.

15 марттан 20 майга кадәр 4 сыйныф укучылары өчен рус теле, математика һәм әйләнә-тирә дөнья буенча ВПР узачак. Бишенче сыйныф укучылары рус теле, математика, тарих һәм биология буенча эшләр язачак. Шул ук чорда 6-8 сыйныфлар өчен ВПР узачак. Алар өчен мәҗбүри рәвештә рус теле һәм математика буенча тикшерү булачак, ә 7 сыйныфта шулай ук чит тел буенча, тагын ике предмет буенча ВПР сыйныфларында очраклы сайлау нигезендә узачак, дип хәбәр итә Рособрнадзор.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев