Логотип Идель
Яңалыклар

МӘКТӘПЛӘР БАЛАЛАРНЫ КӨТӘ. КОВИД КОМАЧАУЛАМАЯЧАК

Һәр төбәктә уку йортларындагы балаларның сәламәтлеген саклау чаралары эшләнгән. Бу мәсьәлә контрольдә тотыла.

Мәктәпләрдә яңа уку елы гадәттәгечә башланып китәчәк. Бу хакта Россия мәгърифәт министры Сергей Кравцов белдерде. Һәр төбәктә уку йортларындагы балаларның сәламәтлеген саклау чаралары эшләнгән. Бу мәсьәлә контрольдә тотыла.

Моннан тыш укытучыларга COVID-19 инфекциясеннән мәҗбүри вакцинация дә кертелми. Кравцов Россия Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Анна Кузнецованың мәктәпләрдә һәм урта һөнәри уку йортларында укучылар, педагогларны мәҗбүриләп прививка ясатуга юл куймау турындагы белдерүен хуплаган. Сүз уңаеннан, август башында Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина хәбәр иткәнчә, республика мәктәпләрендә профилактика чаралары киләсе елның 1 гыйнварына кадәр озайтыла. Иртән балалар һәм хезмәткәрләрнең тән температурасы үлчәнәчәк, кулларны санитайзер белән юарга туры киләчәк, сыйныфлар бер-берсе белән аралашмаячак, тәнәфесләр аерым булачак, персонал битлек киеп йөриячәк, дигән сүз бу.

Чыганак: Ватаным Татарстан

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев