Логотип Идель
Яңалыклар

МӘКТӘПЛӘРДӘ «ФЕРМЕРЛАР» ЦИФРЛЫ ДӘРЕС ҮТКӘРЕРГӘ ТЕЛИ

«Страна» мәдәниятне һәм кинематографияне үстерү фонды Интернетны үстерү институты белән берлектә Россия фермерларының тарихын сөйләүче «Фермерлар» фильмын онлайн-премьерага әзерли.

«Страна» мәдәниятне һәм кинематографияне үстерү фонды Интернетны үстерү институты белән берлектә Россия фермерларының тарихын сөйләүче «Фермерлар» фильмын онлайн-премьерага әзерли.


Ә фильм нигезендә, «Цифрлы мавыктыргыч дәресләр» проекты белән берлектә, барлык төбәкләрнең мәктәп укучылары өчен махсус үзенчәлекле дәрес эшләнде.

Дәрес авыл территорияләрендә яшәүче укучыларга файдалы булачак. Ул яшь буынны фермерлык белән шөгыльләнүдә кызыксындыру, традицион кыйммәтләрне һәм рухи мәдәниятне булдыру, шулай ук яшүсмерләргә иртә һөнәри юнәлеш бирү максатыннан үткәрелә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, «Фермерлар»  цифрлы мавыктыргыч дәресне илнең барлык төбәкләрендәге урта мәктәпләрдә, урта махсус уку йортларында һәм югары уку йортларында түләүсез үткәрергә мөмкин булачак. Дәресне үткәрү өчен цифровой-урок.рф сайтында "Фермеры" бүлегендә заявка калдырырга кирәк. Алдан теркәлү башланды инде, дәрес материалларын тарату 1 майдан башлана.

Мавыктыргыч тәрбия дәресләре сыналган һәм барлык төбәкләр дә аннан файдалана алалар. Дәресләр турыдан-туры классларда үткәрелә һәм 1 ел эчендә аларда 100 меңнән артык мәктәп укучысы катнашкан инде. Педагоглар моңа уңай карый һәм укучыларның омтылышын югары бәяли, ди проект авторлары.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев