Логотип Идель
Яңалыклар

Мәктәпләрдә Россия тарихына басым ясалачак

Мәктәпләрдә тарих фәненә акцент Россия тарихына ясалачак. Бу хакта Россия Федерациясенең закон чыгаручылар Советы Президиумы утырышы барышында мәгариф министры Сергей Кравцов белдерде.

Мәктәпләрдә тарих фәненә акцент Россия тарихына ясалачак. Бу хакта Россия Федерациясенең закон чыгаручылар Советы Президиумы утырышы барышында мәгариф министры Сергей Кравцов белдерде.

Гомуми тарих һәм Россия тарихы курсларын берләштерү Дәүләт Советының мәгариф буенча күптән түгел узган утырышында хупланды һәм хәзерге вакытта яңа дәреслекләр өстендә эш бара, дип хәбәр итә Россия Мәгариф министрлыгы.

Мәгариф министры хәбәр иткәнчә, 9 нчы сыйныф өчен әзерләнгән «Россиянең иң яңа тарихына кереш» укыту модуле ил тарихының мөһим гасырларын үз эченә алачак: бу ХХ һәм ХI гасырлар вакыйгалары, шул исәптән Бөек Ватан сугышы, махсус хәрби операция, Россия составына яңа регионнар кабул итү. Моннан тыш, өлкән сыйныф укучылары өчен “Россия - минем тарих” дигән аерым курс кертелә.

Министр искә төшергәнчә, уку елы башыннан илнең һәр мәктәбендә атна саен линейкаларда дәүләт флагы күтәрелә   һәм Россия гимны башкарыла, ә «Мөһим сөйләшүләр» дәресендә  дәүләтебез тарихы, мәдәнияте һәм традицияләре белән бәйле мәсьәләләр карала.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев