-
Татарстанлыларга тарифларны исәпләү буенча ярдәм күрсәтәчәкләр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил «Россия пенсионерлары берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге белән берлектә Хокукый ярдәм көне үткәрәчәк.
-
Татарстан мөфтияте 11 Республикакүләм ифтарына волонтерлар җыя Ифтар кунакларын каршы алу, җәмәгать намазын укуны оештыру, ашамлыкларны өләшү һәм ахырдан өстәлләрне җыештыру өчен 16 яшьтән өлкәнрәк 700 волонтер җәлеп итү күздә тотыла.
-
Татарстан китап нәшрияты XXХ Минск Халыкара китап күргәзмә-ярминкәсендә китапларын тәкъдим итә Татарстан китап нәшрияты бирегә тарихи, туган якны өйрәнүгә караган китапларны, классик әдипләребез иҗатын, татар теленә үзөйрәткечләрне, сүзлекләрне, балалар әдәбиятын, бүләк-басмалардан тупланган төрле жанрдагы 200 китап алып килә.
-
Язучылар елмаерга чакыра Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында (Мөштәри,14) “Язучылар елмая яки язгы маҗаралы көннәр” дип исемләнгән юмор кичәсе була.
-
"Исемсез кичә": яшь иҗатчыларга хәер-фатиха Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында җанында шигырь уты булганнар өчен галиҗәнап шигырь кичәсе үтте. “Исемсез кичә” дип аталган чара “Идел” журналының яңа проектына - “Яңа исем” иҗат лабораториясенә рәсми старт булды.
-
Җәлил бүләге ияләре Җәлил музеенда Ел саен Балтач районындагы Муса Җәлил музее Карадуган гимназиясе белән берлектә зур чара – Муса Җәлил премиясе ияләре белән очрашу уздыра. Быелгы очрашуга шагыйрьләр – Булат Ибраһим, Рифат Сәлах һәм дирижер, аранжировка остасы Ильяс Камал килделәр.
-
К.Тинчурин театрында премьералар: “Татар теле – сәхнә теле” һәм "Аферист" К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры чираттагы премьераларын тәкъдим итәргә әзер.
-
"Идел" журналы "Исемсез кичә" уздыра «Идел» журналы «Калеб» яңа буын җыены һәм Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры белән берлектә җанында шигырь уты булганнар өчен ГАЛИҖӘНАП ШИГЫРЬ кичәсе уздыра.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дә тормышларын үзгәртә

13 мартта Казанда “Бер-беребезгә булышыйк” проекты буенча ике атналык тернәкләндерү курслары башлана. Әлеге проект коляска һәм култык таяклары белән йөрүчеләрне, ДЦП диагнозлы кешеләрне тернәкләндерүгә юнәлтелгән. Тернәкләндерү курслары “Ярдәм” мәчете бинасында узачак.
Бу юлы курсларга Санкт-Петербург, Новосибирск һәм Казаннан инвалидлар килә.
“Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды “Бер-беребезгә булышыйк” проектын 2016 елның февраль аеннан бирле тормышка ашыра. Быел курслар тугызынчы тапкыр җыела.
Әлеге проект Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче инвалидларга төрле яклап тернәкләнү курслары узарга мөмкинлек бирә. Алар курсларда компьютерда эшләргә, үз-үзләрен карарга өйрәнә, музейларга, театрларга, төрле күргәзмәләргә, экскурсияләргә йөри, спорт ярышларында катнаша. Курслар вакытында физик яктан тернәкләндерүгә зур игътибар бирелә.
“Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды бинасы физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең ихтыяҗларын исәпкә алып төзелгән. Курсларның максаты - коляска һәм култык таяклары белән йөрүчеләр, ДЦП диагнозлы кешеләрнең тормышын яхшырту. Бу максатны тормышка ашыру өчен, тернәкләндерү физик, социаль-көнкүреш, рухи, психологик, социаль-мәдәни юнәлештә алып барыла. Инвалидлар әлеге курслардан көч туплап, тормышка карашлары үзгәреп, күңелләре күтәрелеп, башкаларга да ярдәм кулы сузарга әзер булып кайтып китә. Үз алларына максат куеп, алга таба тормышларын тамырдан үзгәртүчеләр дә байтак алар арасында, дип хәбәр итә фондның матбугат хезмәте.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз