«Моңа кадәр тик бер тапкыр яраттыммы?»: Кариев театрында «Ромео һәм Джульетта» спектакле премьерасы
19-20 нче октябрь көннәрендә 18:30 сәгатьтә Г.Кариев театры Уильям Шекспирның данлыклы әсәре буенча сәхнәләштерелгән «Ромео һәм Джульетта» спектакле премьерасын тәкъдим итә.
19-20 нче октябрь көннәрендә 18:30 сәгатьтә Г.Кариев театры Уильям Шекспирның данлыклы әсәре буенча сәхнәләштерелгән «Ромео һәм Джульетта» спектакле премьерасын тәкъдим итә. Режиссёры – М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры режиссёры, Башкортстан Республикасының Ш.Бабич исемендәге республика дәүләт яшьләр премиясе лауреаты Илсур Казакбаев.
«Ромео һәм Джульетта» әсәрен куярга хыялланмаган театр бармы? Юктыр, мөгаен. Бәхетсез гашыйклар турындагы моңсу бу тарих, гасырларны кичеп, безнең көннәргә кадәр килеп җиткән. Без аны шулкадәр яхшы беләбез кебек. Әмма чыннан да беләбезме соң? Урта гасырлар Веронасы һәм андагы вакыйгалар нигә безне һаман да дулкынландыра? Кариев театры мәңгелек мәхәббәт тарихына яңа күзлектән карарга чакыра.
Яшь чикләве 16+
Илсур Казакбаев, режиссёр: «Спектакльләргә күп йөри торган, төрле театрларны күргән тамашачы «Ромео һәм Джульетта» фәлән театрда булды, тегендә куелды бит инде» дип әйтергә мөмкин. Имеш, нәрсә белән гаҗәпләндерә аласыз тагын безне! Классика, чынлап та, күп куела. Шуңа карамастан, мин үзем өчен ниндидер яңа ачкыч таптым сыман. Шуны спектакльдә күрсәтә алсак, бик әйбәт булыр иде. Пьеса мәгънә ягыннан катлы-катлы, киң колачлы. Кем нәрсә күрергә тели, кемне нәрсә кызыксындыра, нинди авырткан урыннары бар – шуларны күрә. Трагедия 400 ел элек язылса да, анда күтәрелгән проблемалар бүген дә актуаль булып кала бирә. Шекспир һәм аның кебек зур язучылар – даһилар, әсәрләре белән эшләгәндә, дөньяны яңадан танып белү, үзең өчен көтелмәгән яклары белән ачу процессы бара. Классикага нәкъ менә шуңа күрә дә алынырга кирәк дип саныйм».
Спектакльнең иҗат төркеме:
Текст һәм тәрҗемә: Илдус Әхмәтҗанов (Казан), Резедә Гобәева (Казан)
Рәссам: Сергей Кретенчук (Санкт-Петербург)
Композитор: Магуля Мезинова (Уфа), GAUGA төркеме (Казан)
Хореограф: Ольга Даукаева (Уфа)
Ут буенча рәссам: Евгений Ганзбург (Санкт-Петербург)
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев