Логотип Идель
Яңалыклар

Мобилизация буенча хәрби хезмәткә смс аша чакырырга тәкъдим итәләр

Россия Оборона министрлыгы мобилизация буенча чакырылыш турында нигезләмәгә төзәтмәләр кертүне тәкъдим итә.

Аерым алганда, мобилизацияләнүчеләргә смс аша хәбәр җибәрү тәкъдим ителә. Бу хакта “Interfax.ru”га сылтама белән "Ватаным Татарстан" яза.

Норматив-хокукый актлар проектлары федераль порталында бу җәһәттән тиешле карар проекты урнаштырылган.

Документтан күренгәнчә, хәрби комиссариат повестка җибәрү турында хәбәрне Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетка, салым түләүченең шәхси кабинетына, шулай ук Дәүләт хезмәтләре порталында күрсәтелгән телефонга смс аша җибәрергә мөмкин.

Карар проектына аңлатма язуында билгеләп үтелгәнчә, төзәтмәләр мобилизация буенча чакыру вакытын киметү, хәбәр бирүнең сыйфатын яхшырту мөмкинлеге бирәчәк.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев