Логотип Идель
Яңалыклар

Мобилизацияләнгән татарстанлыларның гаиләләренә психологик ярдәм күрсәтү дәвам итә

“Без мобилизацияләнгән ир-атларның хатыннарына эмоциональ халәтне тотрыклы итү, катлаулы, стандарт булмаган шартларда терәк һәм көч табарга ярдәм итәбез”, – ди үзәктә хезмәт куючы психологлар.

Татарстан психологлары мобилизацияләнгән ир-атларның гаиләләренә ярдәм күрсәтүне дәвам итә. Ярдәм эшен “Российский Красный Крест” гомумроссия оешмасы белән берлектә ТР Яшьләр эшләре министрлыгы башкара. Хәзерге вакытта моның өчен психологлардан торган махсус команда булдырылган. Ярдәм индивидуаль консультацияләр форматында да, аерым төркемнәр өчен дә оештырыла.

Белгечләр 2022 ел ахырында Саба һәм Лаеш районнарына чыккан булса, быел Балтач, Зәй, районнарындагы гаиләләргә ярдәм иткәннәр. Шулай ук Казан шәһәрендә,Әлки һәм Чистай районнарында да булганнар. 

Мобилизацияләнгән ир-атларның гаилә әгъзалары белән эш итүнең күркәм мисалы – Әлмәт районында урнашкан “Нур” психологик ярдәм күрсәтү үзәге, дип ассызыклый ТР Яшьләр эшләре министрлыгы. Үзәк көн саен консультацияләр уздырыла. Атна саен тренинглар, медитатив практикалар, арт-терапия форматындагы остаханәләр оештыру да каралган. 
Моннан тыш, мобилизацияләнгән ир-атларның гаилә әгъзалары өчен ышаныч телефоннары да гамәлдә. Балалар өчен – 8-800-2000-122 номеры аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин, яшьләр өчен тәүлек буе 8-800-5552-220 ышаныч телефоны эшли.

“Без мобилизацияләнгән ир-атларның хатыннарына эмоциональ халәтне тотрыклы итү, катлаулы, стандарт булмаган шартларда терәк һәм көч табарга ярдәм итәбез”, – ди үзәктә хезмәт куючы психологлар.

Чыганак: ТР Яшьләр эшләре министрлыгы

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев