Логотип Идель
Яңалыклар

Мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә ярдәм фонды эшли башлады

Һәр теләге булган кеше акча күчерә ала, шулай ук адреслы ярдәм күрсәтә ала. Бу фондтан гаиләләргә адреслы ярдәм күрсәтү өчен акча бүлеп биреләчәк.

Татарстан башкаласында мобилизацияләнгән казанлыларның гаиләләренә ярдәм итү фонды эшли башлады.

Эшлекле дүшәмбедә Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова сөйләгәнчә, фонд эшчәнлеге «Игелекле Казан» проекты мәйданчыгында оештырылган һәм мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә адреслы ярдәм чараларына юнәлдерелгән.

«Һәр теләге булган кеше акча күчерә ала, шулай ук адреслы ярдәм күрсәтә ала. Бу фондтан гаиләләргә адреслы ярдәм күрсәтү өчен акча бүлеп биреләчәк. Анда дарулар, планнан тыш медицина тикшерүләре, балалар өчен әйберләр сатып алу һәм башка чыгымнар керә.

«Игелекле Казан» базасында мобилизацияләнгән гаиләләргә ярдәм итү буенча гомумшәһәр телефоны буенча 367 мөрәҗәгать кергән, шуларның 302се эшкәртелгән. Волонтерлык ярдәменә мохтаҗ 18 гаилә патронажга алынган, - дип йомгаклады Гүзәл Сәгыйтова.

7(843)558-74-18 кайнар элемтә телефоны «Игелекле Казан» базасында 1 октябрьдән эшли башлады. Теләге булган һәркем Казан, Сеченов урамы, 5 йорт адресы буенча «Игелекле Казан» офисына мөрәҗәгать итә ала.

Чыганак: Татар-информ

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев