Логотип Идель
Яңалыклар

МОДЕЛЬЕР НАҖИЯ ГАЛИМОВА СТУДИЯСЕ АЧЫЛА

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында танылган татар дизайнеры, модельер Наҗия Галимованың иҗади остаханәсе ачыла.

Кәрим Тинчурин  исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында танылган татар дизайнеры, модельер Наҗия Галимованың иҗади остаханәсе ачыла. 

22 мартта узачак бәйрәм кичәсендә кунакларны Татарстанның атказанган артисткасы Илүсә Хуҗина һәм Gauga татар рок-төркеме фронтмены Оскар Юнысовның акустик концерты көтә. 

Студия ачылу уңаеннан кичә кунакларын Наҗия Галимова белән аралашу, дизайнер киемнәре коллекциясе белән танышу, «Түбәтәй» тиз туклану ресторанының беренче сый-нигъмәтләре һәм башкалар көтә. 
Чара 16.00 сәгатьтә башлана. 

Катнашыр өчен теркәлергә кирәк: https://teatr-karima-tinchurina.timepad.ru/event/1966843/ 

Наҗия Галимованың студиясе Тинчурин театрының колонналы залында урнашкан. Студия театр тамашачылары өчен ачык, аны спектакль алдыннан да, антракт вакытында да карарга мөмкин. 

Моннан тыш, студия «Мәдәни няня» сыйфатында эшләячәк – ата-аналар спектакль караган вакытта балалар дизайнер белән төрле иҗади остаханәләрдә шөгыльләнә алачак. Үзенең остаханәсендә Наҗия Галимова театрга килүчеләргә татар костюмы тарихы, аның хәзерге торышы турында сөйлиячәк, шулай ук төрле мастер-класслар һәм иҗади кичәләр уздырачак. 

Студия эше һәм төрле иҗади мастер-класслардан тыш, заманча татар костюмы буенча әйдәп баручы белгечләрнең берсе Наҗия Галимова Тинчурин театрының костюмнар буенча рәссамнарына консультация бирүе дә көтелә. Әйтик, танылган дизайнер белән театр костюмерларының беренче уртак эшен режиссер Илгиз Зәйниевның «Мәдинә» спектаклендә күрергә мөмкин булачак. Спектакльнең премьерасы 2022 елның апреленә билгеләнгән. 

Белешмә:
Наҗия Галимова – рәссам-дизайнер, модельер, КФУның әдәби-нәфис салонының мактаулы әгъзасы. Ике тапкыр Islamic Clothes Халыкара конкурсы Гран-при иясе, «Заманча костюмдагы этник мотивлар» номинациясендә югары мода «Этно-Эрато» халыкара конкурсы җиңүчесе. Ул «Европа-Азия» Халыкара гуманитар академиясенең, ЮНЕСКО мәдәният һәм сәнгать институтының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде һ.б. 
Наҗия Галимова «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен һәм Казан дәүләт технология университетын, тегүче-закройщик белгечлеге буенча һөнәри училище тәмамлый. Хәзерге вакытта психологияне һәм арт-терапияне өйрәнү белән шөгыльләнә.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев