Логотип Идель
Яңалыклар

«Моңлы Йорт» проекты барысында җылы мохиткә чумдырды

Татар китабы йортында үтә торган музыкаль кичәләр һәм концертлар «Моңлы Йорт» проектына берләштерелә.

Татар китабы йортында үтә торган музыкаль кичәләр һәм концертлар «Моңлы Йорт» проектына берләштерелә. «Моңлы йорт»ның салуын октябрь кичендә барысында җылы мохиткә чумдырды.

Татар китабы йортында яшь һәм талантлы автор башкаручы Алсу Салихованың иҗат кичәсе узды. Алсу — КФУ студенты, күп санлы бәйгеләр һәм фестивальләр җиңүчесе, «Бәйрәм» фольклор вокал һәм инструменталь ансамбленең солисты. Алсу 8нче сыйныфтан башлап җырлар яза. Ә өч ел элек ул дусты, скрипкачы Талия Мостафина белән дуэт оештыра. 

«Скрипка, гитара, вокал — җырларыбызда шуны ишетеп була. Әмма аларны гына түгел: ихласлык, яхшылыкка, игелек һәм мәхәббәткә ышану да бар аларда», – диләр алар җырлары хакында.

Алсу Салихованың иҗат кичәсе башланыр алдыннан чыннанда Йорт гөҗләп тора иде. Эш атнасы тәмамлана торган сәгатьләргә карамастан, талантлы музыкантның  иҗатын хөрмәт иткән дус-ишләреннән башлап, бер дә белмәүчеләргә кадәр Алсуның җырларын тыңларга җыелганнар иде.

«Иҗат юлын башлаучы артистларга Татар китабы йорты яхшы мәйданчык булып тора. Иҗат кичәсен үткәрергә теләгән кешене без күрергә шат, йортның ишекләре һәркайсыгызга  ачык», – дип бүлеште кичәнең алып баручысы, Татар китабы йортының проектлар җитәкчесе Салават Кадыйров.

Айнур Набияров

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев