Логотип Идель
Яңалыклар

МӨМКИНЛЕК: студентлар Казан шәһәре мэриясендә стажировка үтә ала

Казанда көллият һәм югары уку йортлары студентларыннан стажировка узуга гаризалар кабул итү башланды. Анкетаны теләгән һәркем җибәрә ала.

Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Анкета җибәрүчеләр арасыннан шәхси вакытларын шәһәр процессларын өйрәнүгә багышларга әзер 30 актив һәм кызыксынган студент сайлап алыначак. 

Гариза бирү өчен 1 мартка кадәр анкета җибәрү зарур. Конкурс нигезендә сайлап алуны узган студентлар стажировкага чакыру алачак. Тулырак мәгълүмат -  сайтта.

Узган ел мэрия тарафыннан 17 стажировка программасы гамәлгә ашырылган, аларда 383 кеше, шул исәптән Мәскәү, Санкт-Петербург, Ханты-Манси автономияле округы һәм башка төбәкләрнең хакимият органнары вәкилләре катнашкан. Шулай ук Казахстаннан һәм Үзбәкстаннан муниципаль хезмәткәрләр дә чакырылган.

Быел сайлап алынган катнашучыларны мэриянең төп эш юнәлешләре: төзекләндерү, социаль сәясәт, шәһәр төзелеше, икътисад, торак-коммуналь хуҗалык буенча командаларга берләштерәчәкләр. Аларга бүлекчәләрдән остазлар беркетеләчәк. Бу студентлар өчен стажировка нәтиҗәләре буенча проектлар әзерләүдә эксперт ярдәме булса, Башкарма комитет өчен – яңа идеяләр алу һәм шәһәр мәсьәләләрен хәл итүгә яңача якын килү мөмкинлеге, диелә хәбәрдә.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев