Логотип Идель
Яңалыклар

"МӨМКИНЛЕКЛӘР ВАКЫТЫ" ҖИТТЕ

Яшьләрнең авыл җирлекләрендә калып, аның үсешенә актив өлеш кертүе дә мөһим. Татарстан ул Казан һәм башка эре шәһәрләр генә түгел – барлык җирдә дә уңайлы яшәү шартлары булдырырга кирәк.

ТР Яшьләр эшләре министрлыгында “Мөмкинлекләр вакыты” проекты оештырган яшьләр турының атналык нәтиҗәләре белән таныштырдылар һәм проект автобусын тәкъдим иттеләр. “Яшьләр районнардагы яшьләр сәясәтенең комплекслы үсеш стратегиясен булдырачак” – бу хакта ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Александр Терентьев, Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов һәм проект координаторы Алла Абросимова сөйләде.

-    Республика көне уңаеннан Татарстаныбызда күптөрле чаралар уза. Алар арасында безнең өчен зур әһәмияткә ия булганнарының берсе – “Мөмкинлекләр вакыты”. Проектның исеме идеябезгә тулысынча җавап бирә – без Республикабыздагы яшьләр өчен булдырырган мөмкинлекләр турында һәр яшь кешегә сөйләргә тиешбез, – Дамир Фәттахов.

Өченче ел уздырылучы яшьләр туры 22нче августта старт алды, ул 16нчы сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. ТР Президенты Рөстәм Миннеханов күрсәтмәсе нигезендә яшьләр туры район үзәкләрендә генә түгел, ә беренче тапкыр авыл җирлекләрендә узачак. Бу вакыт эчендә 100 авыл җирлеге яшьләре, төркемнәргә берләшеп, районнардагы яшьләр сәясәтенең комплекслы үсеш стратегиясен булдырачак. Проект кысаларында 14-35 яшьлекләр өчен “Авыл көче” эшлекле уенын оештыру да каралган.

– “Авыл көче” эшлекле уены өч раундтан тора: беренче раунд – авыл җирлеге ресурсларын барлауга, икенчесе – аның киләчәк образын күзаллауга, өченчесе авыл үсешенә кертә алырдай шәхси өлешне билгеләүгә багышланган, – дип аңлатып узды Алла Абросимова.

Хәзерге вакытта оештыручылар 16 район буйлап йөреп кайтып, барлыгы 25 авыл җирлеге һәм 1300 артык катнашучыны колачларга өлгергәннәр. 27 августта проект кысаларында Татарстанның эре шәһәрләрендә яшьләр форумнары сериясе дә старт ала. Яр Чаллы, Яшел Үзән, Әлмәт, Казан шәһәрләрендә узачак форумнарда лекторийлар, ачык дискуссияләр, иҗади мәйданчыклар (кино, музыка, мода, сынлы сәнгать һ.б.) оештырылуы көтелә.

–  Яшьләр Республикабыз үсешенең стратегик ресурсы. Сәләтле, тәҗрибәле, мотивацияле яшьләр Республикабызны алга алып баралар. Яшьләрнең авыл җирлекләрендә калып, аның үсешенә актив өлеш кертүе дә мөһим. Татарстан ул Казан һәм башка эре шәһәрләр генә түгел – барлык җирдә дә уңайлы яшәү шартлары булдырырга кирәк, – дип ассызыклады Александр Терентьев.

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев