Логотип Идель
Яңалыклар

«Моңлы саз чыңнары»: Ибраһим Нуруллинның тууына 100 ел

Г. Тукай әдәби музеенда танылган язучы, тәнкыйтьче һәм әдәбият галиме Ибраһим Нуруллинның тууына 100 ел тулуга багышланган «Моңлы саз чыңнары» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырыла.

19 апрель көнне 15.00 сәгатьтә Г. Тукай әдәби музеенда танылган язучы, тәнкыйтьче һәм әдәбият галиме Ибраһим Нуруллинның тууына 100 ел тулуга багышланган «Моңлы саз чыңнары» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырыла. Чара Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты белән берлектә әзерләнә.

Кичәдә шәрәфле кунак – И. Нуруллинның кызлары Гүзәл һәм Миләүшә әтиләре турындагы истәлекләре белән уртаклашачак. Әдәбият галимнәре Ф. Галимуллин, Х. Миңнегулов, З. Мөхәммәтшин да әдип турында сөйләячәк. КФУ доценты Т. Гыйләҗев яңа басылып чыккан «Тукай гыйльмияте» китабында «Фәнгә багышланган гомер» бүлеген И. Нуруллин иҗатына багышлаган, үзенең эзләнүләре турында автор бәян итәр дип көтелә.

Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студентларының “Мизгел” яшьләр театры (режиссеры И. Хафизов) И. Нуруллинның «Тукай Петербургта» пьесасыннан өзек күрсәтәчәк.

Әдәби-музыкаль кичәдә татар мәдәнияте белән кызыксынучы, Г. Тукай һәм И. Нуруллин иҗатын яратучы тамашачыларны көтәләр.
Керү ирекле.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев