Логотип Идель
Яңалыклар

МӨСЕЛМАН ЯШЬЛӘРЕ АКЫЛ КӨРӘШЕНДӘ!

Татарстан Диния нәзарәте бинасында мөселман яшьләре өчен «MuslimQuiz»ның бишенче уены үткәрелде. Чираттагы акыл көрәшендә алтышар кешедән торган 21 команда һәм жюри катнашты.

Татарстан Диния нәзарәте бинасында мөселман яшьләре өчен «MuslimQuiz»ның бишенче уены үткәрелде. Чираттагы акыл көрәшендә алтышар кешедән торган 21 команда һәм жюри катнашты.

Бу хакта Диния нәзарәтенең рәсми сайты хәбәр итә. Шунысы игътибарга лаек, уенда Казан яшьләре һәм студентлары гына түгел, Яшел Үзән шәһәреннән дә махсус «MuslimQuiz»га дип килделәр. 

Уен «Акыл һөҗүме» форматындагы 6 раундтан торды. Һәр раунд барышында командаларга махсус бланклар таратылды һәм билгеләнгән вакыт чыкканнан соң, тикшерү өчен жюри әгъзаларына тапшырылды, ди проетны оештыручылар. Уенчыларга телефоннардан файдалану рөхсәт ителмәде. Шунысын да әйтергә кирәк, һәр раундтан соң алып баручылар сорауларга дөрес җавапларны игълан итте, бу исә катнашучыларны киләсе сорауларга тагын да уйлабрак, тырышыбрак җавап бирергә этәрде.

100-дән артык уенчы төрле фәннәрне колачлады, алардан тарихи фактлар һәм вакыйгалар белән кызыксыну, логик мәсьәләләр чишү, тапкырлык таләп ителде. Уенда катнашучылар табышмакларга җавап эзләде, рәсемнәрдән данлыклы шәхесләрне танып белде, интеллектуаль сорауларга җавап эзләде. Һәр раундның үз шартлары билгеләнде: сораулар катлаулана барды, җавап табу өчен күбрәк вакыт һәм балл бирелде. Һәр раунд 6 сораудан торды.
2021-2022 нче ел сезонында «MuslimQuiz»ның барлыгы 6 очрашуы узачак. Финал – алтынчы уен 2022 елның 24 мартына билгеләнгән. Аның нәтиҗәләре буенча, иң күп балл җыйган команда изге Рамазан ае башланыр алдыннан билгеле булачак һәм кыйммәтле бүләк алачак. Ә Рамазан ае алдыннан – 2022 елның 31 мартында -  оештыручылар сезоннан тыш изге аебызга багышланган тагын бер уен уздыра. 

2022 елның 19-20 май көннәрендә “КазанСаммит” программасы кысаларында “КазанЭкспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә халыкара форум кунаклары өчен тагын 2 уен көтелә.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев