Логотип Идель
Яңалыклар

Мошенниклар, табиб кыяфәтендә өйдән-өйгә йөреп, “вакцина” ясый

Зыян күрүчеләрнең әйтүенчә, мондый прививкадан соң алар йоклап киткән, а бу вакытта мошенниклар аларның фатирын “чистарткан”.

Самарада мошенниклар табиблар кыяфәтендә кешеләрнең өйләренә кереп, янәсе, вакцина ясыйбыз, дигән булып. ниндидер препарат кадап йөри башлаган.

Аферистлар, өйдә вакцинация узарга тәкъдим итеп, фатирдан-фатирга йөри яки шалтырата. Укол кадатырга поликлиникага барырга иренүчеләр моңа ризалаша да, дип яза prokazan.ru.

Зыян күрүчеләрнең әйтүенчә, мондый прививкадан соң алар йоклап киткән, а бу вакытта мошенниклар аларның фатирын “чистарткан”. Ә инде кеше йокыга талмаса, бер өем документларга кул куеп утырган арада мошенниклар өеннән кыйммәтле әйберләрне җыеп чыгып киткән.

Исегезгә төшерәбез: коронавирустан вакцинацияне түбәндәгечә узарга мөмкин: Дәүләт хезмәтләре порталы аша язылу, үз поликлиникаңа шалтырату яки мобиль пунктларга мөрәҗәгать итү нигезендә.

Чыганак: Ватаным Татарстан

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев