Логотип Идель
Яңалыклар

Мошенниклар татарстанлыларның 20 млн сумнан артык акчаларын алган

Җинаятьчеләр капитал инвестицияләргә, бонус программасында катнашырга тәкъдим иткән һәм үзләрен банк хезмәткәрләре дип таныштырганнар.

Ике көн эчендә Татарстанда яшәүче 19 кеше мошенникларга 20 млн сумнан артык акча күчергән. Җинаятьчеләр капитал инвестицияләргә, бонус программасында катнашырга тәкъдим иткән һәм үзләрен банк хезмәткәрләре дип таныштырганнар.

Республикада яшәүче 40 яшьлек ханым үз счетыннан рөхсәтсез акча алулары турында хәбәр иткән мошенникларга ышанган һәм барлык акчаларын «резерв счетына», ягъни җинаятьченең банк картасына күчергән. Нәтиҗәдә, хатын 16 млн сумнан артык акчасын югалткан. Мошенниклар шундый ук ысул белән Казан училищесының 50 яшьлек укытучысыннан 2,5 млн сумга якын акчасын алганнар. Ир-ат онлайн-кушымталар ярдәмендә барлык акчаларны җинаятьчеләрнең исәп-хисап счетына күчергән.

Икенче очракта мошенниклар, үзләрен финанс аналитиклары дип таныштырып, Казан пенсионерына капитал инвестицияләргә тәкъдим иткән. Хатын җинаятьчеләр реквизитлары буенча 3,2 миллион сум акча күчергән. Тикшерү барышында зыян күрүчегә шалтыраткан телефон номерларының Литва һәм Бөекбританиядә теркәлүе ачыкланган.

Чаллыда яшәүче 29 яшьлек ир-ат аферистлардан үзе исеменә 4,5 млн сумлык кредит рәсмиләштерелүен белгән. Үзләрен банк хезмәткәрләре дип таныштырган җинаятьчеләр ир-атка булышырга вәгъдә иткән һәм, мошенниклар алган кредитны ябу өчен, шул ук суммага займ алырга кушканнар. Җинаятьчеләрнең күрсәтмәләрен үтәп, ир кеше кредит алып, хисап счетына һәм мошенникларның банк картасына акча күчергән. Өч көннән соң гына ир банкка мөрәҗәгать итә һәм мошенникларның корбаны булуын аңлый.

Казанда яшәүче 58 яшьлек ханым да шундый ук тозакка эләккән. Хатын 1 млн 800 мең сумнан артык акчасын югалткан. Берничә сәгатьтән соң ул үзенең алданганын аңлый, ләкин акчаларны кире кайтарып булмый.

Республикада яшәүче икенче бер ханымга мошенниклар бонус программасында катнашырга тәкъдим иткәннәр. Акча алу өчен җинаятьчеләр аннан банк картасының барлык мәгълүматларын сораган, аннары 600 мең сум күләмендә акчасын алганнар.

Казанның бер предприятиесе шоферына ике көн дәвамында ир-ат исеменнән Украинага акча күчергән затларны билгеләү сылтавы белән шалтыратканнар. Көн дәвамында ир төрле банкоматлар аша акчаларны аферистларның банк карталарына күчерә һәм нәтиҗәдә 850 мең сумнан мәхрүм ителә.

Мошенниклык очраклары арту сәбәпле, Россия Эчке эшләр министрлыгы халыктан игътибарлы булуларын сорый. Телефонга шалтыратып, туганнарыгыз турында мәгълүмат бирүче билгесез затларга ышанырга ярамый. Шулай ук банк картасыннан акча урлау очракларын булдырмас өчен, исәп- хисап торышы турында хәбәр итә алган бердәнбер оешма – аңа хезмәт күрсәтүче банк икәнен истә тотарга кирәк. Карта белән ниндидер операцияләр ясалуы турында шик булса, аны блокировкалау турында СМС-хәбәр килсә, кичекмәстән банкка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Банкның клиент хезмәте телефоны гадәттә картаның икенче ягында күрсәтелә. СМС-хәбәрнамәдә күрсәтелгән номерларга шалтыратырга һәм хәбәр җибәрергә ярамый, моның өчен өстәмә түләү алынырга мөмкин.

Чыганак: kzn.ru

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев