Логотип Идель
Яңалыклар

МОШЕННИКЛАРГА 1,3 МИЛЛИОН СУМ АКЧА КҮЧЕРГӘН

Казан полициясенә 35 яшьлек ир зур сумма акчасын урлаулары турында гариза белән мөрәҗәгать иткән.

Казан полиция хезмәткәрләренә 35 яшьлек ир зур сумма акчасын урлаулары турында гариза белән мөрәҗәгать иткән.

Бу хакта Татарстан буенча МВД матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Ир-атка билгесез хатын-кыз шалтыраткан һәм үзен куркынычсызлык хезмәткәре дип таныштырган. Аннары ул иргә яңа карта ачарга кирәклеген аңлатткан, счетын "взломать" итү куркынычы яный дигән. Зыян күрүче ул әйткәннең барысын да эшләгән", - диелә хәбәрдә.

Шулай ук билгесез хатын-кыз ирнең кредит счеты барлыгын да әйткән, кичекмәстән акча күчерергә кушкан. Шулай итеп, ир счетка 92 мең сум күчергән. Банк бүлекчәсенә мөрәҗәгать иткәч кенә, анда мошенникларның корбаны булуын аңлый. Нәтиҗәдә ир мошенникларга 1,3 млн сум акча күчергән булып чыга.

Хәзерге вакытта «мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев