#МойТатарстан: 2 көн эчендә 24 iPhone12
#МойТатарстан фотоконкурсы кысаларында 2 көн эчендә 24 iPhone12 бүләк иткәннәр
#МойТатарстан фотоконкурсы кысаларында 2 көн эчендә 24 iPhone12 бүләк иткәннәр Татарстанлылар социаль челтәрләргә 115 меңнән артык фотосурәт урнаштырган һәм аларның саны арта бара.
Әгәр дә сез уңышыгызны сынап карарга һәм iPhone12 отарга телисез икән, #МойТатарстан челленджында катнашыгыз. Бүген моның өчен соңгы мөмкинлек.
Шартлар бик гади: бүген 20 сәгатькә кадәр үз сайлау участогыгызда фотога төшәргә һәм ВКонтакте яки Instagramдагы үз сәхифәләрегездә #МойТатарстан хэштегы белән фото эләргә кирәк. Бәйге һәр сәгать саен уздырыла. Оештыручылар мәгълүматларына караганда, Мәскәү вакыты белән 14 сәгатькә iPhone инде 30 кешегә бирелгән.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев