Логотип Идель
Яңалыклар

Мөселман кинофестивале җиңүчесе билгеле

Татарстан башкаласында XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестивале тәмамланды. Фестивальнең төп призы – “Иң яхшы тулы метражлы нәфис фильм” номинациясендә “Тихая слава” фильмы җиңде.

Татарстан башкаласында XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестивале тәмамланды. Фестивальнең төп призы – “Иң яхшы тулы метражлы нәфис фильм” номинациясендә “Тихая слава” фильмы җиңде. Фильм Иранда төшерелгән. Аның режиссеры – Нахит Хәсәнзадә.

"Тихая слава" шулай ук NETPAC Азия киносын үстерү челтәренең махсус бүләгенә ия булды һәм “Иң яхшы актриса” номинациясендә җиңде.

"Ибн Фадлан» документаль-нәфис фильмына Казан кинофестиваленең махсус призы бирелде. Фильмның төп режиссеры Айназ Мөхәммәтҗановка «Вакыйганың тарихи әһәмиятен чагылдыру өчен» дип аталган дипломы тапшырылды.

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев