МӘСКӘҮ ЛОКДАУН КЕРТӘ!
Мәскәү мэры Сергей Собянин башкалада 28 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эшләми торган көннәрдә вакытлы локдаун кертте.
Мәскәү мэры Сергей Собянин башкалада 28 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эшләми торган көннәрдә вакытлыча локдаун кертте. Бу чорда башкалада бары тик даруханәләр һәм беренчел кирәк-яраклар һәм азык-төлек сатыла торган кибетләр генә эшләячәк.
Кинотеатрлар, зоопарк, солярий, мунча, спорт заллары, сәүдә үзәкләре һәм чәчтарашханәләр — барысы да ябык булачак.
Теш табиблары да, ашыгыч ярдәм күрсәтү очракларыннан тыш, эшләрен туктатып торачак. Рестораннар ризыкны алып чыгу гына мөмкинлеге белән эшләячәк
Парк һәм урамнарда гына QR-кодларсыз да йөреп булачак.
Шулай ук Мәскәүдә 60 яшьтән өлкәнрәкләрнең социаль карталары да блокировкалана. Аны вакцинациядән соң гына кулланып булачак.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев