Логотип Идель
Яңалыклар

“Мулла” фильмын ачык һавада күрсәтәләр!

9 июльдә Кабан күле яр буенда, Зәйни Солтанның «Татаркино» скверында Рамил Фазлыевның «Мулла» дигән популяр Татарстан фильмы күрсәтеләчәк.

9 июльдә Кабан күле яр буенда, Зәйни Солтанның «Татаркино» скверында Рамил Фазлыевның «Мулла» дигән популяр Татарстан фильмы күрсәтеләчәк. 

Чара 21: 00 сәгатьтә башлана һәм Корбан гаетенә багышланган, ди проект авторлары. Кинокартинаны рус субтитрлары белән татар телендә трансляциялиләр.

Фильм  Әсфәндияр исемле яшь мулланың  бизнесмен төзеткән мәчеттә имамлык итүе хакында. Яшь мулланың авылга килүе җирле халыкның рухсызлыгы проблемасын хәл итә. Әсфәндиярга бу хәлне чын иман һәм үз холкының ныклыгы ярдәмендә үзгәртергә туры киләчәк.

Фильм татар әдәбияты классигы Туфан Миңнуллинның 2006 елда дөнья күргән пьесасы буенча төшерелгән. Рольләрнең берсен танылган Россия актеры Марат Бәшәров башкарды.
Керү ирекле.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев