Логотип Идель
Яңалыклар

Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу көне

25 августта Россиядә Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу көне билгеләп үтелә.

Казанда, шагыйрь фронтка киткән һәм хәзер Муса Җәлилнең музей-фатиры урнашкан йортта бу көнне герой-шагыйрьнең нәсел варислары: аның кызы Чулпан Залилова, оныгы Татьяна Малышева һәм оныкчыгы Елизавета Малышева белән очрашу булачак.

Очрашуда Муса Җәлилнең кызына адресланган фронтка барганда һәм фронттан язган шигырьләре һәм хатлары яңгыраячак. Ә Чулпан Мусеевна үзенең балачак хатирәләре белән уртаклашачак.

Чарада «Апуш» балалар театр студиясе тәрбияләнүчеләре, шулай ук Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актеры, Республиканың Муса Җәлил премиясе лауреаты Артем Пискунов катнашачак.

Традиция буенча, бу көнне шушы датага багышланган масштаблы гомумшәһәр чаралары да узачак.

12.00 сәгатьтә 1 Май майданында гомумшәһәр митингы һәм Муса Җәлил һәйкәленә, аның фашизмга каршы көрәштәшләренең барельефлардагы портретларына чәчәкләр салу тантанасы башланачак.

13.00 «Җәлилчеләр» - шигъри күренешләр белән экскурсия

18.00 сәгатьтә Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Муса Җәлил исемендәге «Шагыйрь һәм музыка» исемле I һәм II Халыкара музыкаль  шигъри фестивале лауреатлары концерты булачак

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев